ПОГРОМ и. рус 1) Тәртипсезлек ясау, тар-мар итү, туздыру, юкка чыгару. Мәгыйзь ул көнне соңга калып килгән иде, белмәде: аңарчы инде класста яңача ысул белән погром узган иде. М.Мәһдиев. Капитанның рундугын ачтым. Әйтерсең тентү, погром узган. М.Юныс. Погром булган өйдә ялгыз калудан да шомлырак нәрсә бармы икән? Р.Батулла

2) Берәр милләт яки аерым катлау кешеләрен үтерү, милкен кыру, малларын талау белән алып барыла торган шовинистик чыгыш. Шушы хәлләргә бик салкын акыл белән бәя бирүчеләр бар: боларны погром юлы белән түгел, конституцион юл белән эшләргә кирәк иде, диләр. Г.Ахунов. Бу карагруһның хыялы – яһүдләргә погромнар оештыру, урыс җирен басурманнардан чистарту. Р.Зәйдулла. Немец безнең кешеләрне лагерьларга озата, яһүдләргә погромнар ясый. Р.Зарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә