ПОГРАНИ’ЧНИК и. рус сөйл. Чик сакчысы, чик буе гаскәрендә хезмәт итүче хәрби. Пограничник киеме кигән, кулына агач винтовка тоткан Ләлә еракка-еракка карап тора. Г.Әпсәләмов. Чит илләрдән йөреп кайткан корабны таможенниклар һәм пограничниклар тикшермичә, аңа чикне ачмыйлар. М.Юныс. Тимерхан моннан берничә ел элек яшел фуражка киеп кайткан егет иде, аны беренче категорияле запастагы пограничник дип йөртәләр иде. М.Мәһдиев |