ПОГОНСЫЗ с. 1. 1) Погон тагылмаган яки погоны алынган. Ир кеше бу юлы да погонсыз гимнастёрка кигән. М.Маликова. Машина әрҗәсендә, аркасын кабинага терәп, өстенә иске, погонсыз шинель, башына йолдызсыз пилотка кигән солдат кебегрәк бер бәндә утырган. З.Зәйнуллин. Фронттан кайтканнар бара, алар погонсыз гимнастёрка кигән. Р.Батулла

2) күч. Хәрби хезмәткә мөнәсәбәте булмаган, гаскәри булмаган

2. рәв. мәгъ. 1) Погоннан башка, погон такмаган көе. Ике көн погонсыз йөргәч, төнге унбердә Әхәтне старшина уятты да погоннарына ашыгыч төстә лычка тагып куярга кушты. Казан утлары

2) күч. Хәрби хезмәттә булмыйча, хәрби хезмәттән тыш. Өстәмә акча билгеләнгәндә, кешенең «погонсыз» эшләгән чордагы хезмәт еллары гына исәпкә алына. Ватаным Татарстан

Погонсыз солдат Фидакяр кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә