ПОГОНЛЫ с. 1. 1) Погоннары булган, погоннар таккан. --- Вәсимә, биек үкчәле туфлиләре белән урам ташына шык-шык басып, озын буйлы, погонлы әфисәр егет белән култыклашып, алар өе яныннан узып киткәндә, Фәндиләнең күңелләре тула, эченә кайнар утлар йөгерә торган иде. Г.Ахунов. Уполномоченный погонлы, фуражкалы кеше иде районның милиция начальнигы. М.Мәһдиев. Чәүчәләк апасы: – Алмам, шушы погонлы абыеңа һәммәсен дә сөйлә! Н.Гыйматдинова

2) Хәрби яки башка шундый дәүләт хезмәтендәге. – Мин үзем кебек үк погонлы коллегаларым тарафыннан җибәрелгән хаталар өчен, соң булса да, сезнең алда башымны иеп гафу үтенәм, – диде. Ватаным Татарстан

3) күч. Югары дәрәҗәле, җаваплы эш урынындагы. Ник соң погонлы господиннар кеше язмышы турында да уйланмый икән?! Безнең гәҗит

2. погонлылар и. мәгъ. күпл. Хәрби яки башка шундый дәүләт хезмәтендәге кешеләр. Әмма погонлылар да сәяси тормыштан читтә калмый. Ватаным Татарстан. Сер түгел, яшьлегенең иң матур еллары исәбенә тиешле срогын хезмәт итеп пенсиягә китүче погонлыларга хөкүмәт пенсияне азрак түләргә тырышты. Татарстан яшьләре

Погонлы албасты к. погонлы убыр. Эчке эшләр органында погонлы албастыларга каршы даими көрәш алып барыла. Шәһри Казан. Погонлы гүзәл Армия, полиция һ.б.ш. көч структурасында эшләүче хатын-кыз. Соңгы өч елда Франциядә погонлы гүзәлләр саны 12 процентка артты һәм 26 меңгә җитте. Татарстан яшьләре. Погонлы өрәк к. погонлы убыр. Мөгаен, Русия Эчке эшләр министрлыгының погонлы өрәкләргә каршы көрәшүе юкка гына түгелдер. Шәһри Казан. Погонлы рейдер Предприятиене законлы хуҗасыннан тартып алырга ярдәм итә торган полиция һ.б.ш. оешма вәкиле. Эшмәкәрләр, алар [полиция вәкилләре] кылган законсызлыкны күреп, бары тик йөрәгенә ябыша, дистә еллар буе тир түгеп тапкан малын «погонлы рейдерлар» талавын карап торып, көчсезлектән чиргә сабыша ала. Ватаным Татарстан. Погонлы убыр Җинаятьчелек белән көрәшү урынына, эш урыныннан законсыз файдаланып, үзе җинаять кылучы дәүләт көч структуралары хезмәткәре. Менә шул погонлы убырлар тиешле-тиешсез кешеләргә җинаять эше кузгатып, тегеләрдән «эш»не йомган өчен зур акчалар алып ятканнар. Татарстан яшьләре. Русиядә чираттагы гадәттән тыш хәл: Мәскәү үзәгендә погонлы убырларны эләктерделәр. Ирек мәйданы. Погонлы шайтан к. погонлы убыр. Бездә дә шул, әлеге дә баягы, погонлы шайтаннар болгатты дөньяны. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә