ПОГОН и. рус Хәрби яки башка формалы киемдә шәхси званиене, дәрәҗәне, билгеле оешмага, гаскәр төренә мөнәсәбәтне һ.б.ш. белдерә, иңбашка тегеп яки башкача беркетелә торган билге. --- абыйсы яңа гимнастёркасын киде, --- өр-яңа сержант погоннарын такты. М.Мәһдиев. Сержантның погонындагы ука тасмаларның икесе иске, берсе яңа. М.Юныс. Алдан сөйләшү буенча легионерлар коралларын яр буенда торган партизан чаналарына аталар, аннары ачу белән иңнәрендәге немец погоннарын өзеп ташларга тотыналар. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә