ПОВИ’ДЛО и. пол. Кабыгыннан, төшеннән арындырылган җиләк-җимешне изеп, шикәр яки патока белән кайнатып ясалган куе татлы ашамлык. – Күр, онытканмын бит, мин дә сезгә буфеттан күчтәнәч алып кайткан идем. – Мирзаһит кесәсеннән кәгазьгә төргән ипи кисәге чыгарды. – Повидло яккан. Г.Әпсәләмов. Аларның [коймакларның] өстенә көнбагыш бөртеге чаклы гына алма повидлосы салалар. А.Хәсәнов. Барый биргән акчаны ул төргәге белән чемоданына салып куйды; --- аннары аны повидло белән чәй эчәргә чакырды. Н.Фəттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә