ПО’ВЕСТЬ и. рус әд. Идея, тема, сюжет катлаулылыгы һәм күләме ягыннан хикәя белән роман арасында торган проза әсәре. Инде күптән --- без Марсель Зарипов белән «Без Казаннан, Иделдән» дигән документаль повесть язган идек. Г.Ахунов. Америка фантасты Р.Хайлан үзенең повестенда атом бомбасында Уран-235 кулланылачагын язган булган. Кызыклар дөньясында. Әдип үзе әсәрне жанр ягыннан беренче басмасында – роман, икенче һәм өченчесендә хикәя дип билгеләсә дә, әдәби үзенчәлекләре ягыннан ул күбрәк повестька туры килә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә