ПО’ВАРЛЫК и. сөйл. к. пешекчелек. – Алсинә апаны поварлыкка алмаслар. Ул авыл өчен генә пешерә бит, – диде Флүн. Г.Мөхәммәтшин. Мәхмүзә апаның баласы авырый, поварлыкны үзем алып калган идем. Л.Гыйззәтуллина. Пылау пешерергә оста диптерме, поварлыкка кулинария училищесын бетергән ике-өч үзбәк егетен беркетеп куйганнар. С.Шәрипов |