ПОБЕДИТ и. рус 1. Каты токымны бораулау яки кисү инструменты өчен кулланыла торган, вольфрам һәм кобальт монокарбиды порошогыннан ясалган бик нык металлокерамик эретмә. Белмим, табигать аны корычтан яратты микән, әллә победит металлыннанмы? М.Юныс. Пычкыларның теше әби-бабайларныкы сыман коелып кына тора --- һәм аларга победит дигән каты материал ябыштыралар. Р.Кәрами 2. с. мәгъ. Шундый эретмәдән эшләнгән. Әхтәм гади резецлар урынына тиз кисә торган победит резецлар куллана башлады. Г.Әпсәләмов |