ПНЕВМА’ТИКА и. гр. 1) махс. Кысылган һава энергиясе ярдәмендә эшли, хәрәкәт итә торган механизмнар системасы. Дисклар өстеннән, чыжлап һәм ухылдап, пневматика белән хәрәкәткә китерелә торган магнит «энәсе» йөри. Татарстан яшьләре 2) сөйл. Пневматик корал. Пистолеты – пневматика гына югыйсә. Казан утлары. Пневматиканы кулга алгач та мишеньгә төзәп ата башладым. Ялкын. Болай пневматика әлләни көчле пистолет булмаса да, чыгарып янасаң, талаучылар тимиләр, куркалар. Татарстан яшьләре |