ПНЕВМА’ТИК с. махс. Кысылган һава, пневматика ярдәмендә эшли, хәрәкәткә килә торган. Дзот эченә яшерелгән немец тубы һаман да атып тора иде. Ул шундый тиз ата, әйтерсең пневматик чүкеч белән таш чокый. Г.Әпсәләмов. Стадионда пневматик чүкеч белән таш ваталар. М.Юныс. Кытай спортчысы И Сылин пневматик коралдан 10 метр арага ату ярышларында җиңде. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә