ПЛЯЖ и. фр. Су коену яки кояшта кызыну өчен уңайлы комлы сөзәк яр буе. Ярмалы карны шәфкатьсез рәвештә биткә бәрә торган тыштагы буран, бәлки, аңа июль аендагы диңгезнең ак дулкыннар валын салмак кына Рига пляжына тәгәрәтүен хәтерләтәдер. М.Мәһдиев. Йортлар арасыннан ак ком пляж – Плайя Мальваросса килеп чыкты. М.Юныс. Диңгездәй җәелгән елга өсте тулы көймә, пляжда халык мыж килә. М.Маликова |