ПЛЮШ и. нем. 1. Уң ягындагы йомшак йончасы хәтфәнекеннән озынрак һәм сирәгрәк булган киҗе-мамык, ефәк яки йон тукыма. Әти --- плюш белән тышланган бик матур Коръән алып кайтып бирде. Ф.Әмирхан. Зөһрә карчыкның кызгылт кара плюш җәелгән йомшак диванында китап укып утырам. Р.Сибат. Монда кунак булып килгән язучыларга казахларның милли киеме – кызыл плюштан тегелгән, чигелгән чапан белән түбәтәйләр кидерделәр. Ф.Чанышева 2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән, ясалган. Кызый апасыннан калган иңбашы күпертмәле яшел плюш жакетын кигән ---. Г.Бәширов. Хәдичә җиңги --- плюш пальтолы бер карчыкка түшкәне тиз генә тоттырды. Шул көннән бирле --- плюш пальтолы бу карчык Хәдичә җиңгинең төшенә керә. М.Мәһдиев. Әгәр экологик катастрофа шушы темп белән барса, безнең оныкларыбыз кибеттә сатыла торган плюш аюдан башка җәнлекне белмәячәкләр. М.Юныс |