ПЛЮС-МИ’НУС җый. и. 1. Уңай һәм тискәре яклар, төрле сыйфатлар. Мөби плюс-минусларның очына чыга алмады. М.Мәһдиев. Плюс-минусларын бергә кушып, Үземнеке итеп яратам. К.Булатова. Әҗәткә акча сораган фирманың бөтен тарихы, бөтен эшчәнлеге, бөтен плюс-минуслары энәсеннән җебенә кадәр тикшерелә. В.Юныс 2. рәв. мәгъ. Үзеннән соң килгән саннар белән «чама белән, якынча» мәгънәсен, тирбәнү чиген белдерә. Ә безнең «Спартак» плюс-минус ике размерны алдан ук кайгыртып куя. М.Галиев. Үз гасырыма, үз дөньяма гына кайтып төшим, ә плюс-минус биш-ун елга төзәтмә кертү миңа кыен булмаячак. А.Тимергалин. – Әти-и, уникедә авыллар клубка чыга гына башлый бит әле. – Уникедә чыгып, өчтә кайтырга түгелме исәбең? Плюс-минус кырык биш минут. И бетте! А.Галиева |