ПЛЮС и. лат. 1. 1) мат. Зурлыкның уңай булуын яки кушу гамәлен белдерә торган график символ (+). Менә [райком вәкиле] бер фамилиягә минус куйды, ә икенчесенә плюс билгесе төшерде. Х.Камалов

2) мат. Кушу гамәле. Әбекәй плюс Кәтүк бабай – любовь!.. Г.Зәйнашева. – Шулай булгач, 91 плюс 25 ничә була? – Белмим шул. Ф.Әһлиуллина

3) мат. Уңай зурлык. Плюс унлы күзлек белән булса да, ул яңадан күрә башлый. Ш.Мостафин

4) Температураның нульдән югары булуын күрсәтү өчен кулланыла. Арктикада иң югары – плюс 14,4 градус – «Эсперанс» поляр станциясендә була. Кызыклар дөньясында. Тышта минус 10 градус булганда, тиеннең оясында җылылык плюс 10 нан арта. Табигать бизәкләре. Казанда плюс 20 булганда, бездә плюс 30. Ирек мәйданы

5) Электр техникасында: чылбырның даими электр агымында электроннар дефициты күзәтелгән башы (мәс., аккумуляторда). Электр тишегенә приборны плюс ягы белән тыксаң – җылыта, минус ягын кыстырсаң – суыта. М.Юныс. Минус һәм плюс корылмаларының үзара бәрелешләре. Т.Миңнуллин. Каршылыклар һәр өлкәдә дә бар: электр тогында плюс һәм минус, барлык тереклек өчен хас булган яшәү һәм үлем ---. Философия

6) Мәктәп эшендә укучының белеме яки үз-үзен тотышы теге яки бу баллдан бераз югары булуына ишарәли, әмма гамәлдә кулланылмый торган билге. – Бишле. Плюс билгесе белән. Шулай бит? – Бертавыштан – бишле. Ә.Баян. – Бишле сиңа, Каләмгөл апа! – дип, аның аркасыннан сөеп какты Фидая. – Плюс белән. М.Маликова. Депутатлар аның премьер-министр постындагы шушы дәвердәге эшен плюс бишлегә бәяләделәр. Татарстан яшьләре

7) күч. Яхшы сыйфат, уңай як, өстенлек. Төркиядә --- тел мәсьәләсе бөтенләй юк. Бу хәл госманлы теле өчен бик зур плюс хисапланырга тиеш. Җ.Вәлиди. Сезнең әле органнарның күзенә чалынганыгыз юк. Бу – плюс! Шуңа күрә сездән шикләнмәячәкләр, аңлашылдымы?! Р.Сəгъди. Л.Әмирова фикеренчә, быелның тагын бер плюсы: аттестат ала алмаучылар нык кимегән. Татарстан яшьләре

8) жарг. Эстрадада музыка һәм җырчы тавышы яздырылган фонограмма. Әнә хәзерге замана җырчыларына кара! Тасмалары әйләнә, җырлары язылган! Плюс дип атала инде ул, шуңа кушылып, авызларын ачып-ябып торган булалар инде. Ә.Афзалова

2. хәб. функ. сөйл. Өстәвенә, шуның өстенә. Хәзер кабул ителгәнчә, ун мең бакс, мин белештем инде: тиз үтәлүе өчен тагын биш мең плюс. Р.Мирхәйдәров. Америка бирәнлегенең төп сәбәпләреннән берсе – --- хәйләкәр реклама ---. Плюс американнарның күп ашарга (хәтта тыгынганчы ашарга) яратуы. Ватаным Татарстан. Көн саен 1,5 литр бик чиста, газсыз су эчегез. Плюс яшел чәй, үлән чәйләре. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә