ПЛЮРАЛИЗМ и. лат. кит. 1) Дөньяның бердәмлеген, бертөрлелеген инкяр итеп, яшәешнең асылын бик күп мөстәкыйль, бәйсез башлангычлар һәм чынбарлык төрләре тәшкил итә, дип раслаган фәлсәфи тәгълимат 2) Иҗтимагый тормышта, сәясәттә фикер төрлелеген тану, фикер төрлелегенә юл кую сәясәте. Плюрализм дигән демократия бик алама нәрсә икән, бернәрсәне дә хәл итеп булмый. Ә.Баян. Сез булмасагыз, демократиясе, плюрализмы, альтернативасы да булмый иде, рәхәтләнеп яши идек. Т.Миңнуллин. Көндәлек нәшрият битләрендә «плюрализм» сүзе еш кулланыла башлады. В.Юныс |