ПЛУТО’НИЙ и. лат. хим. Радиоактив үзлекләре булган (уран рудасында бик аз күләмдә генә табыла торган) ясалма химик элемент. Бөтен эш кәгазьләрендә плутонийны «продукт» --- дип атыйлар. Ф.Бәйрәмова. Атом электр станциясе реакторының аерылгысыз компоненты – плутонийның таркалуы миллиард еллар буена дәвам итә. Ә.Салах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә