ПЛУГАРЬ и. рус сөйл. Тракторда җир сөрүченең ярдәмчесе, трактор сабанын карап (күтәреп, төшереп) йөртүче кеше; сабанчы. Әти үлгән елны, яз җитү белән, әнкәй тракторда плугарь --- булып эшләде. Ә.Баян. Менә шулай, Былбылнисаның мәҗлестә утыруы берәүнең җәйге эссе көндә бер смена плугарь булып йөрүенә бәрабәр. М.Мәһдиев. Ул --- әле тракторда плугарь булып эшләде, әле ашлык суктыра торган двигатель тирәсендә йөрде ---. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә