ПЛОЩА’ДКА и. рус 1) Кечкенә тигез җир кисәге, ачык урын

2) Бинада, корылмада һ.б.ш. урында буш калдырылган тигез мәйданчык; ике баскыч арасындагы тигез мәйданчык. Площадкада алардан башка берәү дә юк иде. Г.Кутуй. Трапның өске площадкасында теге Зеленовскийга керергә чират торганда очраган җирән чәчле диңгезче тора иде. М.Юныс. --- башта фатирының озын коридорыннан, аннары баскыч площадкасыннан узды да чыгуга табан юнәлде Тәүфикъ. Л.Ибраһим-Вәлиди

3) Техникада берәр авыр җайланманың йөрткеч станы, нигезе. Ялкын күтәрелеп, күпер ишелеп төште, орудиеләр куелган ике площадка зыңгылдап мәтәлде. Г.Кутуй

4) Вагонның пассажирлар керә һәм чыга торган алгы яки арткы өлеше; тамбур. Менә шушы нотыкны ул вокзалда, икенче звонок бирелгәч, үзен озатырга төшкән халыкка карап, вагон площадкасыннан сөйләргә ният иткән иде. Ш.Камал. Поезд кузгалгач, син утырган площадкага беркем дә килә алмый. М.Мәһдиев

5) Поезд яки автобус, туктап, пассажирларны утырта торган платформа

6) Төзелеш яки монтажлау эшләре алып бару, төзү материаллары өю һ.б.ш. максатлардан файдаланылган, тирәсе уратып алынган махсус мәйдан. Менә шушы кәгазь белән площадка начальнигына барырсың. Т.Гыйззәт

7) Спорт мәйданчыгы. Волейбол площадкасы

8) Аерым максатлар өчен билгеләнгән урын. Площадкага җыелган яшьләр, әйдәгез, бер биибез дип, «Гомерләр мизгел генә»сен дә җырлады. Татар заманы. Эт площадкасы

9) хәрби Полигонда аерым максатлар – сынау, яшәү һ.б.ш. өчен файдаланыла торган, тирәсе уратып алынган һәм керү өчен берничә тикшерү пункты булган махсус участок

10) күч. Берәр нәрсә эшләү, ниндидер эшчәнлек алып бару өчен җирлек, нигез. Һәм безнең өчен иң күңеллесе: ишегалды белән янәшә зур гына бакчасы да бар... --- Безгә уйнар өчен бик әйбәт «площадка»! Ә.Еники. Эксперименталь площадка. Электрон сәүдә площадкасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә