ПЛОТИ’НА и. рус Су агымын тоткарлап, суның биеклеген күтәрү өчен төзелгән корылма; буа. [Балыклар] уылдык чәчәр вакыт җиткәч, көтү-көтү булып агымга каршы күтәрелә башлыйлар да таш плотинага очрыйлар. М.Юныс. --- орбитадан кешенең бәрәкәтле эшләре, ул --- төзегән зур плотиналар гына түгел, кешелек дөньясының Җир-анага китергән гаять зур зыяннары да ачык күренә. Кызыклар дөньясында. Кондызлар төзегән плотина агымны нәкъ 45 градуслы почмак ясап туктата. Татар мөселман календаре |