ПЛОМБИР I и. фр. Сөт өстенә шоколад, чикләвек һ.б.ш. нәрсәләр кушып ясалган туңдырма төре. Колька мине ярылганчы пломбир белән сыйларга сүз бирде... А.Тимергалин. Сәрвиназның әлегә тикле күрсәтмәгән тагын бер күчтәнәче – пломбир мороженое булган икән. С.Сабиров. Малай кулында йөзем кыстырып туңдырылган унтугыз тиенлек пломбир. К.Кәримов |