ПЛО’МБАЛАУ ф. 1) Теш куышлыгын пломба (1 мәгъ.) белән ямау, тешкә пломба салу 2) Товарга, приборга, ишеккә пломба (2 мәгъ.) салу; пломба сугу. Федераль закон нигезендә, исәпләү приборларын пломбалау торак белән идарә итү компанияләренең агымдагы эш исемлегенә кертелгән. Татарстан яшьләре. Приборларны пломбаламый торып, аны исәпкә дә куймыйлар, күрсәткечләрен дә кабул итмиләр. Шәһри Казан Пломбалап бетерү Пломбалауны тәмамлау Пломбалап тору Әледән-әле, даими яки сөйләү моментында пломбалау Пломбалап чыгу Һәрберсен, булган берсен пломбалау Пломбалый башлау Пломбаларга керешү |