ПЛО’МБА и. лат. 1) Теш кариесын дәвалагач хасил булган куышлыкка тутырыла торган тыгыз, катып китүчән материал. Себердәге иң зур завод директоры төнен йокысыз уздыра бүген: тешенең пломбасы төшкән. М.Мәһдиев. Бер айдан вибрация тештәге пломбаларны бәреп чыгарды. М.Юныс. Пломба куйганда яки теш суыртканда, әгәр тамактан эчкә кан яки башка берәр матдә үтмәсә, ураза бозылмый. Инсан һәм дин 2) Таможня, сәүдә, техника һ.б. тармакларда, рөхсәтсез ачуны кисәтү өчен, төрле предметларга, приборларга, бикле ишекләргә салына торган, берәр тамга, мөһер сугылган калай, кургашын, сургыч һ.б.ш. кисәгеннән гыйбарәт бер мәртәбә кулланылышлы җайланма. Корабтан бушатканда, бүген бер контейнерның пломбасы өзелгән булып чыкты. М.Юныс. Хатын, йозакларга сургычлы пломба салып, архивтан иң соңгы булып чыга. Х.Камалов. Ул арада Гыйзди --- фатир ишегенә пломба салып куйды. Р.Гаффар |