ПЛИ’ТКА и. рус 1) Гадәттә дивар, идән, тротуарга түшәлә торган зур булмаган керамик, таш яки башка шакмаклар. Проект буенча стеналар алсу плиткалардан торырга тиеш. М.Маликова. Хәзер ул галәмәт биеклектәге бер плитканы алыштыру да йөзләрчә сумга баса ---! Р.Мирхәйдәров. Хәзер инде бүтәнчәрәк манзаралар: тимер рәшәткәләр белән урап алынган, --- плиткалар белән тышланган «элитный» йортлар китте әнә. Р.Низамиев 2) Дүртпочмаклы пластинка рәвешендә прессланган яки коелган нинди дә булса матдә кисәге. Ә өстәлдә күптән күрмәгән ризыклар: ак май, --- печенье, хәтта берничә шоколад плиткасы да ята. Ә.Еники. Көннәрдән бер көнне бу ач, ялангач кешеләргә шоколад плиткасы күрсәтеп, аларны Гитлер армиясенә язылырга өнди башлаганнар. Г.Әпсәләмов. Немец куенына тыгылды, бер зур плитка шоколад чыгарып, агачтан юнып ясалган өстәлгә куйды. З.Зәйнуллин 3) Гадәттә электр белән җылытыла һәм ризык пешерү өчен кулланыла торган көнкүреш приборы; кечерәк плитә (4 мәгъ.). Плиткада бик әйбәт төсле кофе кайнатып ала ---. Ә.Еники. Сандык янып беткән. Аның эчендә янган плитка калганын кем белсен? Ә.Моталлапов. Аннары тирене спирт лампасы яки плиткада җылынган җиз кисәге өстендә тоталар. Яшь натуралистларга |