ПЛИТӘ и. рус 1) Гадәттә төзелештә файдаланыла торган шома өслекле, дүртпочмаклы зур яссы таш, металл һ.б.ш. кисәге; плита. Аяк астындагы тимер плитәләргә бәрелеп су чыпылдый. М.Юныс. 1896 елда Сент-Луис шәһәрендәге өермә вакытында нарат таяк бер сантиметр калынлыгындагы корыч плитәне ансат кына тишеп чыккан. Кызыклар дөньясында. --- кирпеч һәм төзү плитәләренең сыйфаты безнең илдәге белән бөтенләй чагыштырмаслык югары. В.Юныс 2) геол. Җир кабыгының тектоник хәрәкәтенең һәм магматик эшчәнлегенең түбән интенсивлыгы, яссы рельефы белән аерылып торган эчке тотрыклы өлеше; плита, платформа. Япониядәге җир тетрәүнең сәбәбен Евразия материгында тектоник плитәләрнең хәрәкәтләнүе белән аңлаталар. Татарстан яшьләре. Җир кабыгы бертуктаусыз хәрәкәтләнә торган төрле плитәләрдән тора. Ватаным Татарстан 3) Ризык пешерү өчен, түгәрәк тишекле чуен пластина белән капланган, утын, күмер ягып җылытыла торган кечерәк мич яки зур мичнең шундый өлеше; плита. Плитәне ягып җибәрдек. Ә.Еники. Плитә өстендә итек киптерү 4) Ризык пешерү өчен, металл яки керамик өслегендә конфоркалары булган көнкүреш приборы; кухня миче; плита. Сираҗи--- савытны электр плитәсеннән алды һәм, өстендәге капкачын ачкач, яктыга – тәрәзәгә таба кыйшайтты. Ф.Садриев. Өметгали, чәйнеккә су салып, плитәгә утыртты. М.Юныс 5) к. плитка (1 мәгъ.). --- ванна бүлмәсе кара кафель плитәләр белән әйләндерелде. Ф.Садриев. Өч йорт та тышкы яктан юка таш плитәләр белән тышланачак. М.Маликова 6) Кабер ташы. Рәт-рәт тезелгән йөз җитмеш матәм плитәсе – гүя партитура битләре. Р.Низамиев. Каберлекләр елга буйларына урнашкан; мәет аякларын елгага таба каратып җирләнә, кабер өстенә таш плитә куела. Татар халкы һәм Татарстан тарихы. Кем әйтмешли, тәреле плитә кирәкме, яисә өстенә ярымай төшерелгәнеме – рәхим итеп заказ бир дә --- Интернеттан якын кешеңнең кабер ташын карап ят. Татарстан яшьләре |