ПЛИТА и. рус к. плитә. Измә, бетон, кирпеч, плита төяп, Шул юллардан балчык, ком ярып, Машиналар уза. Ә.Баян. [Максимов] Тулай торакта да дежурлыгын юньләп итми, аш-мазар пешерер өчен плитага чират ала башласаң, гел алдан керергә тырыша. Х.Сарьян. Уртада, --- таш мичнең плитасы өстендә, гөрләп кайнап торган шулпаның тәмле исе вагон эченә җәелгән. Р.Гайфуллина |