ПЛИССЕ и. фр. 1. Тукымада, гадәттә итәктә, махсус машина белән яки үтүк белән бастырып ясалган вак параллель сырлар. Машина таптап киткәч, Хөббениса сикереп тора да шофёрның якасына барып ябыша: – Харап иттең юбкамның плиссе-гофресын, ничек кеше күзенә күреним хәзер! Ш.Галиев 2. с. мәгъ. Шундый сырлары булган. [Ленизаның] Әллә кайчан алынып та, моңарчы рәтләп киелмәгән плиссе юбкасы бар иде. М.Маликова |