ПЛИ’НТУС и. гр. махс. 1) Стена белән идән арасындагы ярыкны каплый торган тар гына такта, планка (1 мәгъ.). Квадрат рәвешендәге дәү тимер савытлар рәтендә ишек-бусага, такта-плинтус, плитә һәм измә, газета калдыклары өем-өем ята. Р.Низамиев. «Гаебеңне танымыйсыңмы, елан? --- Стенага йөзең белән, аягыңны – плинтуска... Кулыңны өскә күтәр!» һәм төн буена шулай. Репрессияләнгән татар әдипләре. Яшерен акчаны кайда сакларга? Плинтус артыннан һичшиксез табачак. Татарстан яшьләре

2) Нинди дә булса бинаның, корылманың, мичнең, колоннаның аскы өлешендәге чыгынтысы

Плинтустан түбән Бик түбән дәрәҗәдә; бик аз. «Үз жаргоннары белән әйткәндә, плинтустан түбән төшәргә ярамас, – дип уйлады. – Юкса «шестёрка»га әйләнүеңне көт тә тор». Р.Кәрами. Сөйләгән мәзәкләре билдән түбән, дию генә бик йомшак булыр. Плинтустан түбән. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә