ПЛЁНКА и. рус 1) Нәрсәнең дә булса өслеген каплап торган юка катлам; элпә. Туфайловның йөзен тир, тузан каплаган. Күзен томанлы плёнка япкан кебек иде. Х.Камалов. Үлән сабагының юка гына итеп кисеп алынган урынында үтәкүренмәле плёнка барлыкка килә. И.Низамов. Вакыт узу белән, буяу өстендә элпә (плёнка) барлыкка килә, аны аерып алу авырлаша. Татарстан яшьләре 2) Бер ягына яктылыкка сизгер катлау сыланган һәм фотосурәттә, кинога төшерүдә кулланыла торган эластик тасма. Райнер --- запас плёнкалар, фоторәсемгә төшергәндә кулланыла торган барлык кирәк-яракларны кесәләренә тутырып бетерә. М.Юныс. Аңа [Габделнурга] плёнка, ачыгайткыч, ныгыткыч кебек нәрсәләр дә таныш һәм ни рәвешле сурәткә төшерергә кирәген дә яхшы чамалый иде. Р.Кәрами. Үзегез беләсез, авыллар шактый күп, әмма безнең телестудиядә плёнка чамалы гына – дефицит. З.Хәким 3) Тавыш яздыру өчен махсус материалдан ясалган эластик тасма. [Шәрифҗан:] Менә. (Куеныннан плёнка чыгара.) --- Мәктәпкә керегез дә тыңлагыз. Магнитофон төзек. А.Гыйләҗев. Кафедрада мине лаборант туктатты: беркемне дә кертмәскә боерык булган, бөтен сәяси кафедраларның башлыклары җыелып, яшерен тасма-плёнка тыңлыйлар, имеш. З.Зәйнуллин. Искәрмәгәнмен, дусларым, Плёнка беткәнне дә, Җәйге кояш арып-талып Йокларга киткәнне дә. Р.Могыйнов 4) Нәрсәнең дә булса өстенә ябыштыру яки ябу, каплау өчен синтетик матдәдән ясалган бик юка материал; полиэтилен. Рамнары алынган тәрәзә бушлыгына целлофан плёнка кактым. А.Хәсәнов. Башта парникны плёнка белән тарттырабыз. Т.Нәҗмиев. Махсус әзерләнгән тукымадан кирәкле форманы кисәргә, --- эчке ягына үзе ябыша торган плёнка ябыштырырга кирәк. Гомер агачы |