ПЛЕНЭР и. фр. Рәсем сәнгатендә объектларны аларның табигый шартларында һәм табигый яктылыкта, ягъни ачык һавада төшерү алымы (мастерскойда эшләүдән аермалы буларак); рәсемдә табигый яктылык һәм табигый төсләрне реаль төсмерләре белән бирү сәнгате. Мөгаен, [рәсемнәрнең] тегесе, әбисенә ярты гасыр чамасы элек бүләк ителгәне, пленэрда язылган, ә бу музейдагысы остаханәдә эшләнгән ---. Р.Мирхәйдәров. Хатта исә --- төрки халыкларның рәссамнары өчен оештырылачак пленэрда катнашырга Татарстаннан танылган бер рәссамны җибәрүләрен сорыйлар. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә