ПЛЕН и. рус сөйл. Әсирлек. [Гөлшат:] Син үзең уйлап кара, әткәй, ак финнарга плен калып, унике сәгать буена сугышканнар. Т.Гыйззәт. Плен әшәке! Качтык без аннан, Сөләйман абзый, пленнан, дим. Д.Салихов. Әти – сугышта катнашкан, әсирлеккә төшеп, пленнан котылган кеше. Ирек мәйданы ◊ Плен алу сөйл. Сугыш вакытында әсирлеккә алу. Мин җиңелдем синең алда, мине Үчектерде синең уңышың: Мин бер разведкада плен алдым Фашистларның шактый зурысын. Ә.Фәйзи. Контратакага барсак, берничә танкны плен алырга була иде, эх! Х.Камалов. Немец та, үз тылында үзен хәвефсез санап, моның янына утырган һәм плен алмакчы булган. С.Баттал. Плен төшерү к. плен алу. Плен төшү Сугыш вакытында дошман кулына әсирлеккә эләгү, әсирлеккә төшү. 1941 елның 12 октябрендә Брянск янында чолганышта калып плен төштем. А.Алиш. Пленга төшкәнче, лутчы су төбенә китәргә. М.Мәһдиев. Яббар да нимескә плен төшкәч, алар ягында сугышырга ризалык биргән. З.Хәким |