ПЛЕКСИГЛАС и. нем. 1. Органик полимерлар нигезендә җитештерелә торган үтәкүренмәле төссез каты материал, пластмасса; органик пыяла. Үтәкүренмәле изотроп матдәдән, мәсәлән, плексигластан әзерләнгән берәр детальнең я конструкциянең моделе ике үзара перпендикуляр поляризатор арасына урнаштырыла. Физика

2. с. мәгъ. Шундый материалдан ясалган. Дроголовларның берсендә күзгә ташланмый торган җиңел плексиглас кастет бар икән ---. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә