ПЛЕ’ЕР и. ингл. 1) Берәр йөрткечтән музыка һ.б.ш. тыңлау, видео карау өчен, гадәттә, кеше үзе белән йөртә ала торган кечкенә уйнаткыч. Колагына плеер тыккан малай «Девятка»сын юа тырышып. С.Әхмәтҗанова. Шулай да ул --- кечкенә күн янчыгыннан наушниклы плеерга охшаш бер нәрсә тартып чыгарды. Р.Мирхәйдәров. Плеер, кәрәзле телефоннарын муеннарына асалар да йөриләр шунда әллә кем булып! Л.Закирова

2) Шундый ук максатлар белән кулланыла торган зуррак стационар җайланма. DVD плеер

3) Компьютерда цифрлы аудио- яки видеосигналны тану һәм тапшыру өчен махсус компьютер программасы яки программалар җыелмасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә