ПЛЕД и. ингл. 1) Шотландларның шакмаклы йон тукыма япмадан гыйбарәт милли кием элементы

2) Юрган яки шәл булып хезмәт итә торган, гадәттә чачаклы йон япма. Гондольер пассажирның алдына дөя йоныннан тукылган кыйммәтле плед япты ---. М.Юныс. Һәрбер пассажирга плед һәм мендәр куеп чыкканнар – күпләр йокыга талды. Сөембикә. Нина --- бәйләргә өйрәнде, бер зур плед бәйләде ---. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә