ПЛЕБЕЙ и. лат. 1) тар. Борынгы Римда: хөр, әмма һичбер төрле сәяси һәм гражданлык хокукларына ия булмаган иң түбән иҗтимагый катлау вәкиле. [Г.Ибраһимов] Борынгы Римда сәяси хокукы булмаган плебейлар кебек яши. С.Поварисов. Ай заманнар, вай заманнар, ну заманнар! Бәдбәхетләр алтынымны урлаганнар, Плебей да урлап ташый, жрецлар да, Ничек итеп бөтен илне асыйм дарга?! Г.Афзал. Беренче аллалык патрицийлар (римлылар җәмгыятенең югары катлау төркемнәре) аллалыгы булса, икенче аллалык плебейлар (ирекле, ягъни коллар төркеменә кермәгән, ләкин түбән катлау төркеме) аллалыгы дип саналган. К.Гыйззәтов

2) Аксөяк нәселдән булмаган, түбән катлау кешесе, кара халык. Нигилизм аны – Әмирханны – Күмдерергә тели тереләй. Ул, янәсе, аристократ әдип, Без, янәсе, люмпен, плебей! Х.Туфан. Сыра – плебейлар эчемлеге. М.Юныс. «Плебей!» – дип, үзенә Бикләмишев атлы дворян фамилиясен биргән борынгы бабасы шушы кавемнән икәнен онытып, «Татарва!» – дип, ясалма теш арасыннан ысылдады министр. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә