ПЛАЩ-ПАЛА’ТКА и. рус Хәрбиләрнең плащ та, кирәк вакытта бер кешелек палатка да булып хезмәт итә торган су үткәрмәс җиләне. Янгураз легиончылар янында төн кунарга җыенгач, рота командиры аңа бер плащ-палатка табып китерде. Т.Әйди. Лейтенант сәкегә плащ-палаткасын бөкләп җәйде ---. Х.Камалов. Николай дустын плащ-палаткасына сала да безнекеләр ягына шуыша. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә