ПЛАЩ и. рус 1) Су үткәрми торган җиңел пальто. Ул кара болонья плащының төймәләрен ычкындырган, кара костюмы бик пөхтә, ак күлмәге керсез. М.Маликова. Өйдән алып чыккан җылыны озаккарак сакларга тырышып, йөземне плащ якасы астына яшергән килеш күпме барганмындыр, кинәт колагыма бер тавыш килеп ягылды. Г.Гыйльманов 2) Җилкәгә салына торган җиңсез киң өске кием. Плащка төренгәнмен, Гитарам кулымда, Гайрәтле йөренәм мин, Кылычым кынымда. М.Җәлил. Баскычта --- беләгенә юл плащы салган Гали абзый үзе дә күренде. Г.Әпсәләмов. Трап саклаучы матростан брезент плащ сорап алдым да шәһәргә чыгып киттем. М.Юныс |