ПЛАШКО’УТ и. голл. 1) махс. Порт эчендә бер урыннан икенче урынга йөк ташу, йөзмә пристань ясау яки күпер итеп файдалану өчен кулланыла торган палубасыз, яссы төпле зур судно. Кайбер кораблар, елгага якорь ташлап, йөкләрен --- плашкоутларга бушатып маташалар. М.Юныс. Плашкоут Зуфирәне Усть-Хайрюзово дигән посёлокта төшереп калдырды да үз юлы белән китеп барды. М.Маликова

2) иск. Паром. Шикотан утравы белән Сахалин утравы арасында пассажирлар өчен плашкоут (паром) йөреп тора. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә