ПЛАЦКАРТ с. 1. Плацкарта буенча пассажирларга тәкъдим ителә торган. Урыны плацкарт, аның да ян кырыйдагысы, аның да бәдрәф янәшәсендәгесе иде. А.Гыйләҗев. Ә безнең сыйныфсыз илебездә вагоннар алты төрле: гомуми, комбинированный, плацкарт, купе, люкс һәм халыкара вагоннар. М.Юныс. Плацкарт булса да, пассажирлар белән шыгрым тулы, һавасыз, ыгы-зыгылы вагонда биш сәгать теркелдәү улыма бик авыр булды ---. Г.Галиев 2. и. мәгъ. 1) Шундый вагон яки урын. Андыйлар, абзыкаем, плацкартта йөрми инде. Т.Галиуллин. Бер поездга булмады, икенчесенә булмады билет, өченчесенә уптым-илаһи плацкартка ике вагонга алты билет таптык. Т.Миңнуллин. Ерак араларга йөри торган поездларда --- гомуми һәм плацкартлар 12 процентка кыйммәтләнәчәк. Татарстан яшьләре 2) к. плацкарта. Өченче класстан плацкарт белән билет алына һәм Кәбир Бәкер Тукайны Мәскәүгә кадәр озата бара. Габдулла Тукай: тормыш hәм иҗат елъязмасы |