ПЛАЦЕ’НТА и. лат. анат. Ана карынында үсү чорында ана белән бала яралгысы арасында бәйләнеш һәм матдәләр алмашын тәэмин итә торган орган, бала урыны, соңгылык. Балага узган хатынның алкоголь куллануы зәгыйфь бала туу ихтималлыгын күпкә арттыра, алкоголь ана каныннан плацента аша яралгыга үтеп керә, ә ул – аның өчен агу. Сәламәт яшәү нигезләре. Никотин тәэсирендә ана кешенең кан тамырлары кискен төстә кысыла башлый, шул исәптән плацента тамырлары да. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә