ПЛАЦДАРМ и. фр. 1) Дошман территориясенә һөҗүм итү өчен кораллы көчләрне туплау һәм хәрби хәрәкәтләр җәелдерүнең башлангыч пункты, базасы булып хезмәт итә алырлык башка яки үз дәүләте территориясе. Хәзер километр ярым тирәнлектәге дошман оборонасы безнең якта иде. Көч тупларлык, ныгырлык плацдарм бар дигән сүз. Х.Камалов. Вятка җире рус дәүләте составына кертелгәннән соң, рус гаскәрләре өчен Казан ханлыгы чикләре янында уңайлы плацдарм барлыкка килә. И.Гафаров. Гыйрак Урта Азиягә үтеп керү өчен уңайлы плацдарм ролен үтәргә тиеш иде ---. Татарстан яшьләре 2) Һөҗүм итүче гаскәр елганың аръягында яулап алган яки чигенүче гаскәр саклап калган территория. – Без --- плацдарм корган җирне карарга барабыз, – диде Степан Васильевич. М.Юныс. Полклар, дивизияләр, зур югалтуларга карамыйча, теге ярга чыктылар һәм яр буенда ике-өч чакрым киңлегендә плацдарм биләделәр. И.Хуҗин. 1941 елның 26 сентябренә каршы төндә --- Ленинград фронты гаскәрләре Нева елгасын --- кичеп чыктылар һәм Нева елгасының сул як ярында плацдарм яулап алдылар. З.Зəйнуллин 3) күч. Берәр нәрсә өчен нигез, башлангыч пункт, нокта. Гасыр башында барлыкка килгән мәдәни-агарту җәмгыятьләренең --- сәхнә эшчәнлеге үзенчә бер иҗат лабораториясе булды, киләчәктәге профессиональ сәнгать өчен ныклы плацдарм формалаштырды, дисәк тә, арттыру булмас. К.Миңнулллин |