ПЛАЦ и. нем. хәрби Парадлар һәм сафка тезеп хәрби өйрәнүләр, смотрлар үткәрелә торган мәйдан. Яңа елның беренче көнендә, плацка тезеп, егетләргә хәрби ант кабул иттерделәр ---. М.Мәһдиев. Үзбәкләр исә, плацка чыгып сафта йөргәч, унбиш минуттан отделение командирына ялына башлыйлар. Р.Кәрами. Кайчакта төнге атыш булганын да ишетми калалар, иртә белән бөтен плац буенча чәчелеп яткан буш гильзалардан гына беләләр. И.Сираҗи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә