ПЛАФОН и. фр. 1) Рәсемнәр, мозаика һ.б. төрле бизәкләр, сурәтләр төшерелгән түшәм; гомумән түшәм. Паоло Кальяри --- рәсем сәнгатендәге үз юлын плафон сәнгатендә һәм дивар рәсемендә таба. Х.Якупов // Түшәмгә төшерелгән, ябыштырылган рәсемнәр, бизәкләр, сурәтләр үзләре. Гипслы һәм гипсбетонлы эшләнмәләрне куллану өлкәсе түбәндәге төркемнәргә бүленә: --- архитектура-бизәү детальләре (кәрниз, түшәм розеткасы, плафон, кайма һ.б.). Төзү материаллары

2) Гадәттә түшәм яки диварда урнаштырылган яктырткыч лампаларның пыяласы, үтәкүренмәле абажур. Тамаша залы --- плафоннарга тезелгән сирәк лампочкалар белән яктыртылган. М.Маликова. Кайда икәнлегемә төшенә алмыйча бертын ятканнан соң, түшәмдәге пыяла плафонга төшкән ай яктысын күреп алдым. М.Юныс. Иза чикте студент халкы бер атамага да туктала алмыйча: --- патефон, карт төлке, плафон... Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә