ПЛАТФО’РМА и. фр. 1. 1) Каты, нык материалдан ясалган тигез калку мәйданчык. Басып торган урыныма карыйм, без --- ясалма платформа, ягъни күтәртелеп эшләнгән мәйданчыкта икәнбез. Р.Сәгъди. Баһадир Николай Жеребцов, югарыдагы махсус басмага менеп, --- камытка нык баулар белән бәйләнгән зур һәм киң платформаны күтәрде. Кызыклар дөньясында 2) Тимер юл полотносы буена ясалган калку мәйданчык, перрон. Алар Анклам поезды килеп туктаячак платформага таба атладылар. Т.Әйди. Электр поезды, «Әбҗәлилов» --- платформаларын узып, «Дәрвишләр» станциясенә бара. Мәдәни җомга // Автовокзалларда автобусларның пассажирларны утырту өчен билгеләнгән урыны. Автобус торган таш платформа моннан караганда күренми. М.Юныс // Поездлар, гадәттә шәһәр тирәсе электр поездлары, зуррак тимер юл станцияләре арасында кыска вакытлы тукталыш ясый торган кечерәк станция. Поезд, Юдин ягындагы платформаны узып, Арча юнәлешендәге платформага барып туктады ---. М.Хуҗин. Без Мәскәүнең Ярославль юлындагы Клязьма дигән платформада бер ялгыз карчыкка фатирга урнаштык. Ф.Чанышева. Дөрес түгел, аның станция дип әйтерлеге дә юк, кечкенә генә платформа шунда. Татарстан яшьләре 3) Нинди дә булса механизмнарның, корылмаларның төп элементын тәшкил иткән нигезе. Ниһаять, менә комбайнны киндер җире башына платформадан төшерделәр. Х.Камалов. Норвегиянең нефть платформаларында эш тәкъдим итәләр. Татарстан яшьләре 4) Тимер юлда кыска бортлы түбәсез йөк вагоны. Танклар, туплар, автомашиналар төялгән платформалар күренә. Г.Әпсәләмов. Перрон белән ике арага каршы яктан --- брезент белән капланган платформалар таккан хәрби эшелон килеп керде. М.Мәһдиев. Яңа пломба куелган контейнер тимер юл платформасына утырып порттан чыгып киткәч, мин калага таба юл тоттым. М.Юныс 5) геол. Җир кабыгының тектоник хәрәкәт һәм магматик эшчәнлекнең түбән интенсивлыгы, яссы рельефы белән аерылып торган эчке тотрыклы өлеше, плита. Русия, --- Латвия, Эстониядә – Рус һәм Себер платформасы дип атала торган геопатоген зоналар территориясендә --- гомер озынлыгы максимум 83 яшь. Татарстан яшьләре. Тектоник ярык тагы да эчкәрәк китәргә һәм --- озынаерга мөмкин. Чөнки ул хәрәкәт итә торган ике тектоник платформа арасында. Ватаным Татарстан 6) Аяк киеменең гадәттәгедән калынрак табаны; шундый табанлы аяк киеме. Башка шагыйрьләрнең хатыннары өч бүлмәле фатирда тора, өсләрендә модный күлмәк, аякларында платформа ---. Р.Батулла 7) күч. Берәр конкрет эш яки гомумән эшчәнлек өчен нигез итеп алынган нәрсә, җирлек. Белгечләр, ВАЗ-2116 ның нигезе итеп шул ук «десятка»ның платформасы алыныр, дип белдерәләр. Мәдәни җомга 8) күч. Берәр партиянең, төркемнең, иҗтимагый оешманың эш программасы, карашлар системасы, сәяси таләпләре. 1990 елның февраль пленумында кабул ителгән платформаны укыгач аңладык: безнең партия дип табынган нәрсәбез партаппарат --- булып чыкты. М.Юныс. Баркашовның «Русское Национальное единство» хәрәкәте --- матур сүзләрне яратмый. Платформалары – Русиядәге кечкенә милләтләрне кылыч астында тоту. В.Юныс 2. с. мәгъ. Калын табанлы. [Әнисә] Тар, кыска юбка, платформа үкчәле туфли киде ---. М.Мәһдиев. Ул кыска аяклар шулкадәр хәйләкәр: егетләр алдында матур күренер өчен, платформа үкчә кияләр. Р.Сибат ◊ Платформада тору Билгеле бер сәяси карашларны яки партия интересларын яклау. Мин алар турында, алар совет платформасында торалар, --- дип кенә әйтә алам. Х.Туфан. Галимҗан Ибраһимов озак еллар дәвамында социал-революционерлар, ягъни эсерлар партиясе платформасында тора. Ә.Рәшит |