ПЛАТО’НИК с. кит. Бертөрле дә дәрт, җенси теләк катнашмаган, рухи омтылышка, мәхәббәткә нигезләнгән. Мәхәббәт – илаһи (платоник) һәм хайвани. Г.Бәширов. Платоник сөюдән генә булса да, Чибәркәйләр миңа карап уфтансыннар. Р.Харис. Әллә сөюләре платоник мәхәббәткә әйләнеп бара инде? З.Хөснияр |