ПЛА’ТИНА и. лат. Катализаторлар, химик аппаратлар ясаганда, электр һәм радиотехникада, зәргәрчелектә һ.б. файдаланыла торган көмеш ак төстәге ялтыравык, алтыннан кыйммәтрәк бәяләнә торган затлы металл; агалтын. «Мәскәү яшькә ышанмый» халык әйтеме түгел, халыкларның алтын, алмаз, платина приискаларын – Миасларын, Бодайболарын тартып алган буржуа мәкале. Х.Туфан. Орден чиста платинадан, рәсемнәре алтыннан. Р.Сәгъди. --- андый термометрның төп элементы итеп фарфор я слюда каркасына чорналган платина чыбыгын алалар. Физика |