ПЛАТАН и. лат. бот. Платаннар семьялыгының бердәнбер вәкиле булган, киң яфраклы һәм яшькелт соры кайрылы, бик зур булып үсә торган мәңгеяшел яки яфрак коючан агач; чинар. Чал платан төбендә дә – көз. Утыра шунда бер карт – нәкъ Мәрҗани! Биредә гүя гыйлем мәгарәсе... Чал платан – манма кояш! Р.Әхмәтҗанов. Юк, автор көньяк курортларына барып рәхәт чиккәндә, кипарисларны, платаннарны яманлап, авылның иске мунчасын, муртайган киртәләрен мактап җырлап ятучылардан түгел. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә