ПЛА’СТЫРЬ и. лат. 1) Медицинада кулланылган бәйләвеч төре: яраны, җәрәхәтле урынны ябу өчен ябышкак тукыма кисәге. Зәнфирә --- бармагы белән тоткан мамыкны пластырь белән ябыштырып куйды. Ф.Садриев. Алиханның үзенә көлергә ярамый, катырак көлеп җибәреп, корсагына ябыштырылган пластыре ычкынып китүдән курка ул. З.Хөснияр

2) Шул бәйләвечкә дару сеңдереп яки сылап ясалган дәвалау чарасы. Ася аркадагы яраларны спиртлы тампон белән чистартты, аларга яра пластыре ябыштырып чыкты. Х.Камалов. Бактерицид пластырь. Борычлы пластырь

3) Көймә, корабларның тишелгән урыннарын вакытлыча томалый торган, калын киндердән ясалган җайланма. «Маякчы»ның арткы ягы суга иңә төшкән, матрослар, берсен берсе ашыктыра-ашыктыра, аның корпусындагы зур гына тишекне киндер пластырь белән каплап маташа ---. С.Сабиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә