ПЛАСТУ’НЧА рәв. Терсәкләргә таянып, гәүдәне җирдән аермыйча (шуышу тур.). Гәүдәгә таза һәм салмак хәрәкәтле булганга күрә, кырдан-кырга чабу, пластунча үрмәләү --- кебек практик дәресләр Фәриткә гаять авырдан бирелә. Р.Низамиев. Шуышабыз пластунча, җиргә терәп күкрәкне, Безне шулай шуышырга Айдар үзе өйрәтте. Җ.Дәрзаман. Көндез без иртәдән кичкә кадәр стройда йөрергә өйрәнәбез, пластунча шуышабыз ---. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә