ПЛАСТМА’ССА и. рус 1. Пластик (3 мәгъ.) масса. Шулчак секретарь нишләптер аның колакларына игътибар итте: алар пластмассадан ясалгандай хәрәкәтсез һәм төссез иде. Ф.Садриев. Европа илләрендә аларны пластмассадан ясыйлар һәм җилем белән беркетеп куялар. Кызыклар дөньясында. Борыныңны терәп иснәмәсәң, исе дә килми, кыярның ике башын бер-берсенә тидергәнче бөгеп була, пластмасса кебек. Ирек мәйданы 2. с. мәгъ. Шундый материалдан ясалган. Алсу борын берөзлексез коляска өстенә элгән яшел, сары пластмасса шарларны шудыра, елмая. М.Мәһдиев. Врач сейфыннан пластмасса флаконга тутырылган дару алды. Ф.Садриев. --- эретеп ябыштыруга җиңел бирелүе пластмасса торбаларны монтажлауны механикалаштырырга мөмкинлек бирә ---. Төзү материаллары |